Әлфия Когогина: “Даруларны мониторинглау системасында дөрес булмаган мәгълүматлар өчен штраф салыначак”

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Дәүләт Думасы ахыргы укылышта медицина кулланышы өчен дару препаратларын мониторинглау системасына үз вакытында  яки дөрес булмаган мәгълүматларны кертмәгән өчен административ җаваплылык билгели торган закон проектын кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина закон проектын шәрехләде: «Без дару препаратларының законсыз әйләнеше белән бәйле вәзгыятьне төзәтү буенча планлы эш алып бардык, һәм бүген без дару чараларының сыйфатын дәүләт күзәтчелегендә тоту системасына ия, аның нәтиҗәлелеген арттыру буенча эшлибез».

Закон проекты нигезендә, таләпләр үтәлмәгәндә  вазыйфаи затлар өчен – 5-10 мең, юридик затлар өчен 50 меңнән 100 мең сумга кадәр штраф рәвешендә җаваплылык кертелә.

Яңа юллама нигезендә Росздравнадзорның вазыйфаи затларына медицинада куллану өчен дару препаратларын сату, шулай ук сату максатларында мондый товарларны һәм продукцияне саклау, ташу яки сатып алу кебек административ хокук бозулар буенча беркетмәләр төзү вәкаләтләре бирелә. Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының вазыйфаи затларына медицина кулланышы өчен маркировкадан башка дару препаратлары җитештерү яки РФ законнарында каралган мәгълүмат китермәү, шулай ук тиешле маркировканың билгеләнгән тәртибен бозып яисә мондый мәгълүматны төшерү мәҗбүри булган очракта, беркетмә төзү вәкаләтләре бирелә.

Үзгәрешләр 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International