«Алга» хуҗалыгында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча семинар узды

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Язгы кыр эшләренә старт булып торучы тәүге семинарны җитәкчеләр дә, белгечләр дә, механизаторлар да ел да көтеп ала. Җыелып сөйләшеп, узган елгы чәчүгә, уракка анализ ясап, быелгы сезонны ачу алдыннан белемнәрне яңарту, фикерләрне туплау, яңалыклар белән танышу, киңәшләшү быел 27 март көнне Чуракай җирлегендә “Алга” хуҗалыгында булды. Моннан нәкъ ун ел элек тә мондый эчтәлектәге семинар әлеге хуҗалыкта булган иде. Менә янәдән Актанышның җитәкче-белгечләре “Алга” хуҗалыгында.

Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы, иң элек, Әгъбәс фермасында булып, терлекчелек тармагындагы эшчәнлек белән танышты. "Алга" хуҗалыгы җитәкчесе Рәдиф Галләмов фермадагы эшчәнлек белән таныштырды. Хуҗалык Әгъбәс фермасында таналарны гына аерып туплап үстерә. Көтү яңарту өчен 400 баш тана бозавы тупланган биредә. Хуҗалык район җитештерүендә заманында койрыкта сөйрәлеп, шактый гына бурыч җыйган хуҗалык иде. Дөрес идарә итү системасы һәм районда авыл хуҗалыгы тармагында алып барылган максатчан эшчәнлек биредә дә уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек биргән.

-Озак еллар дәвамында җыелып килгән бурычлардан котылдык, хәзер көндәлек керем-чыгымнарны исәпләп, агымдагысын түләп барып, нәтиҗәле эшләргә иде, - ди рәис.

Энгель Нәвап улы Чуракай фермасындагы эш барышы белән дә танышты. Анда үгезләр аерып тупланган, симертү, көндәлек үсеш алу өчен  тырышып эшлиләр биредә бүген.

-Хуҗалыкта  4-4,5 центнерлы үгезләр булу – ул олы байлык. Кайчандыр хуҗалык өчен бу хыял гына иде, - дип, соңгы еллардагы нәтиҗәле эшчәнлеккә югары бәясен бирде район башлыгы. Язгы чәчүгә әзерлек барышы белән танышканнан соң, молодцы, тырышып әзерләнгәнсез, дип, җитәкче-белгечләргә, хезмәтчәннәргә рәхмәтен белдерде.

Хуҗалыкның баш инженеры Рәеф Хәйдәров, техникаларны язгы чәчүгә чыгарлык итеп тулысынча әзерләп бетердек, диде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Нәфис Сәлимгәрәев узган ел чәчү вакытында районда техникаларның эшчәнлегенә анализ ясап, 2019 елгы язгы кыр эшләренә исәп-фаразлар белән таныштырды. «Россельхозцентр» Федераль Үзәкнең Татарстан филиалы Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе Әфка Сәрваров язгы чәчүгә әзерлек, фитоэкспертиза нәтиҗәләре белән таныштырды. Шулай ук семинар барышында язгы кыр эшләренә түләү, чәчүлекләрне тукландыру, корткычларга каршы эшкәртү буенча да  нигезле тәкъдимнәр булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International