24 июнь көнне Актаныш муниципаль районына Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марсел Мәгъфур улы Галимәрдәнов килде. Ул сораулар белән мөрәҗәгать итүче гражданнарны кабул итте. Шулай ук, социаль объектларны карады: Актанышның 1 санлы мәктәбендә баручы капиталь ремонт, Аеш һәм Тыңламас авылларында төзелүче җәмәгать үзәкләрендәге эш барышы белән танышты, “Башак” ҖЧҖдә авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерүче предприятиеләрдә булды.