Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе вакантлы муниципаль вазыйфа биләүгә конкурс үткәрелә.
1. Муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс түбәндәге шартларда үткәрелә:
Дәгъвачыларда булу шарт:
а) «дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча югары профильле белем яисә:
муниципаль хезмәт вазыйфаларының специализациясе буенча яки вакантлы вазыйфаларны биләү өчен тигез дәрәҗәдә саналучы белем;
б) белгечлек буенча эш стажы кимендә ике ел муниципаль вазыйфада һәм биш ел гомуми стаж.
2. Конкурсантлар өчен мәгълүмат:
1) вазыйфаның тулы исеме:
- инфраструктура үсеше буенча бүлек җитәкчесе;
2) бәйгене уздыру датасы, вакыты һәм урыны - 2019 елның 8 апреле 10.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча: 423740, Татарстан Республикасы, Актаныш районы, Актаныш авылы, Ленин пр., 17, 3 кат, муниципаль район Советы;
3) документлар эш көннәрендә 8.00-16.00 сәгатьләрдә ( төшке ял вакыты 11.30 – 13.00 сәгатьтә) 18 марттан 5 апрельгә кадәр: 423740, Татарстан Республикасы, Актаныш районы, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 17, өченче кат, кадрлар бүлегенә кабул ителә;
4) конкурс турында тулырак мәгълүматны тел/факс буенча алырга мөмкин: 3-44-25, электрон почта адресы: Mail.Aktanish@tatar.ru .
3. Конкурста катнашырга теләгән затлар конкурс комиссиясенә гариза бирәләр, анда түбәндәге документлар тапшырылырга тиеш:
1) 4 х 6 үлчәмле фото, кулдан үзе тутырган һәм имзаланган анкета, автобиография;
2) паспорт яки аны алыштыручы документның күчермәсе (әлеге документ конкурска килгәч шәхсән күрсәтелә);
3) һөнәри белем алуны, эш стажын һәм квалификацияне раслый торган документлар:
- һөнәри белем турындагы документлар күчермәләре, шулай ук, гражданның теләге буенча, өстәмә һөнәри белем алу турында, гыйльми дәрәҗә бирелү турында, гыйльми исем бирелү турында нотариаль яки кадрлар бүлеге хезмәте тарафыннан эш урыны буенча расланган белешмәләр;
- гражданның хезмәт (служба) эшчәнлеген раслаучы хезмәт кенәгәсе яки башка документлар күчермәсе;
4) милек хокукында булган керемнәр һәм мөлкәт турында белешмәләр, алар 2018 ел өчен салым салу объектлары булып торалар;
5) гражданда муниципаль хезмәткә керүгә яки аны үтәүгә комачаулаучы авыруның булмавы турында документ;
6) авторлык эшләре (гражданның теләге буенча);
7) шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык.
Кадрлар бүлеге