Татарстан Росреестры интернет буенча гражданнар консультациясен үткәрә

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

Татарстанлылар skype сервисы аша Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчелегенә кабул итүгә керә алалар.

Идарә җитәкчелеге белән турыдан-туры элемтәгә керергә һәм ведомствоның эшчәнлеге белән бәйле, өйдән яки эш урыныннан китмичә, борчыган сорау бирергә  мөмкин. Бу хезмәт мөмкинлекләре чикле, шулай ук авыл җирлегендә яшәүче кешеләр өчен дә уңайлы. Моннан тыш, соңгы вакытта Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән гражданнар видео-кабул итүгә мөрәҗәгать итү тенденциясе күзәтелә башлады.   

Кабул итүгә ничек язылырга?

ТР буенча Росреестр җитәкчелегенә видеоэлемтә буенча кабул итүгә эләгү өчен алдан ук электрон адреска гариза җибәрергә кирәк skype@rosreestr.org.

Видео кабул итүгә ничек әзерләнергә?

Росреестр белгечләре белән аралашу Skype буенча бара, шуңа күрә сездә әлеге сервис алдан ук урнаштырылган булырга тиеш. Теркәлергә, аннары, программаны эшләтеп җибәргәннән соң,  меню сайларга - «элемтәләр», ә ачылган исемлектә - «яңа контакт».  Алга таба «rosreestr.tatarstan» дип языгыз һәм «табу» төймәсенә басыгыз. Шуннан соң, Татарстан Росреестры Skype тәрәзәсенең сул өлешендә сезнең контактлар исемлегендә чагылып, аралашу  мөмкин булачак.

Видеоприемга гариза ничек рәсмиләштерелә?

Видеоприемга язылу өчен алдан ук пошлинасыз заявкада түбәндәгеләрне күрсәтергә кирәк: ФИО, логин Skype, № телефон (өй яки кәрәзле), e-mail (электрон адрес) һәм сорау.

Росреестр, Татарстан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International