28 февраль көнне Актаныш үзәк хастаханәсенең медицина советы утырышы узды

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

28 февраль көнне Актаныш үзәк хастаханәсенең медицина советы утырышы узды.  Анда 2018 елгы эшчәнлеккә йомгак ясадылар һәм агымдагы елга бурычлар билгеләделәр.

Чарада Актаныш муниципаль районы башлыгы Фәттахов Энгель Нәвап улы, Татарстан Республикасы Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Шәвәлиев Рафаэль Фирнаял улы, Актаныш хастаханәсе хезмәткәрләре, чакырылганнар вәкилләр, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре катнашты.

Сәламәтлек саклау учреждениеләренең гомуми рейтингында Актаныш үзәк хастаханәсе 45 муниципаль район арасында 15 нче урында тора. 2017 елда-25 урын.

2018 елда гомер озынлыгы - 74,6 яшь, ир – атлар – 68,0 яшь, хатын-кызлар-79,8 яшь тәшкил итте. 2017 елда гомер озынлыгы 74,0 яшь иде, ир – атлар - 67,0, хатын-кызлар-78,5. Актаныш районы халкының соңгы 5 елда гомер озынлыгы арту тенденциясе күзәтелә.

Район буенча гомуми үлүчеләр 411 кеше. 2018 елда 2017 елга караганда вафат булучылар 63 кешегә кимрәк. Кан әйләнеше системасы авыруларыннан гомуми үлем-китем -90%, эшкә яраклы яшьтәге үлем-китем -18%, кан әйләнеше системасы авыруларыннан эшкә яраклы яшьтәге үлем-китем 8,8% ка кимегән.

Актаныш үзәк хастаханәсе администрациясе үлем санын киметүгә юнәлдерелгән «юл картасы» максатчан күрсәткечләренә ирешү буенча планлы эш алып бара.

2018 елда туган балалар саны-278, 2017 елга караганда 8гә күбрәк.

Туучылар саны 1000 кешегә 9,2 % тәшкил иткән, 2017 ел белән чагыштырганда 0,3% ка күбрәк.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 9 декабрендәге 3219-р санлы күрсәтмәсе нигезендә, 2018 елда поликлиникада һәм хатын-кызлар консультациясендә җиһазлар, шул исәптән медицина җиһазлары һәм инвентарь сатып алынды, 51 миллион сумлык төзекләндерү эшләре башкарылды.  Әҗәкүл авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелде. Яңа фельдшер-акушерлык пункты тулысынча медицина җиһазлары һәм мебель белән җиһазландырылган.

Актаныш район үзәк хастаханәсе баш табибы Хәев Айдар Рәфгать улы Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына, ТР сы Республика клиник хастаханәсе баш табибы Шәвәлиев Рафаэль Фирнаял улына, Актаныш районы башлыгы Фәттахов Энгель Нәвап улына ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Чара ахырында үзәк район хастаханәсенең иң яхшы хезмәткәрләрен РФ һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгының, Актаныш муниципаль районы башлыгы һәм Актаныш район үзәк хастаханәсе администрациясенең Рәхмәт хатлары һәм Мактау кәгазьләре белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International