“Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” проекты нигезендә "Яшьлек" мәдәни үзәгендә 25 форма киңәшмәсе узды.
Чарада җирлекләрдәге үлем структурасы, эш яшендәгеләрнең вафаты, социаль яктан куркыныч, авыр гаиләләр саны, бер кешегә туры килгән алкоголь күләме, гаиләләрдә теркәлгән җәнҗаллар, социаль контракт буенча акчалата ярдәм, җирлектә туган балалар саны кебек мөһим фактлар анализланды.
Гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча Кәзкәй авыл җирлегенең эшчәнлеге югары бәягә лаек булды. Бу уңайдан авыл җирлеге башлыгы Мәхтүмҗан Хөрмәев Энгель Фәттахов кулыннан тынычлык символы булган пар күгәрчен сынын кабул итеп алды.