Актанышның спортта да уңышка ирешүче җитәкчеләре – лидерлар

2019 елның 24 феврале, якшәмбе

Актанышның иң көчле җитәкчеләре - өч спорт төре буенча җиңүчеләр.

50 яшьтән өлкәнрәк ир-ат җитәкчеләр арасында: беренче урын – Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, икенче урын – район үзәк хастаханәсе җитәкчесе, баш табиб Айдар Хәев, өченче урын – Түке авыл җирлеге башлыгы Рамил Нуртдинов.

50 яшькә кадәр булган ир-ат җитәкчеләр арасында: беренче урын – район балалар иҗат үзәге директоры Илнур Хуҗин, икенче урын – Иске Сәфәр мәктәбе директоры  Айгиз Мәгъданов, өченче урын – район полиция бүлеге җитәкчесе Илшат Хәйретдинов.

45 яшьтән өлкәнрәк булган хатын-кыз җитәкчеләр арасында: беренче урын - Югары Яхшый авыл җирлеге башлыгы Җәүһәрия Зиннәтуллина, икенче урын -  Татарстан Республикасының кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Яр Чаллы шәһәре буенча Актаныш районындагы территориаль бүлеге баш табибы урынбасары Луиза Хафизова, өченче урын - район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова.

45 яшькә кадәр булган хатын-кыз җитәкчеләр арасында: беренче урын - Актаныш гуманитар гимназиясе директоры Рузилә Гарипова,  икенче урын  - "Наско"ның Актаныштагы филиалы җитәкчесе Эльвира Айбашева, өченче урын – Актанышның  беренче санлы балалар бакчасы мөдире Лилия Закирҗанова.

Волейбол уены командалары арасында: беренче урын – мәктәп директорлары командасы, икенче урын – оешма-предприятие җитәкчеләре командасы, өченче урын – район башкарма комитетында эшләүче җитәкчеләр командасы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International