Район мәдәният йортында чыршы бәйрәме

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

Бүген – 25 декабрь көнне район мәдәният йортында хакимиятнең балалар елкасы узды. Ясле-бакча һәм мәктәп укучылары мәдәният йортына чыршы бәйрәменә җыелды. Балалар өчен театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Чыршы утларын кабызу өчен әкият, мультфильм геройлары балалар белән бергә сынау-биремнәр аша узды.  Яраткан  Кыш бабай  белән Кар кызына  балалар үзләренең һөнәрләрен күрсәтеп, матур бүләкләргә ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International