Энгель Фәттахов: “Халкым хәзинәсе” һәр авылда бәйрәм булды

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

- Авыл җыеннарында үземә дә халык белән очрашырга туры килде. Күренекле якташлар, олы шәхесләр кунакка кайтты. Һәммәсенә очрашып сөйләшергә, фикерләшергә мөмкинлек туды. Авыл тарихы, күркәм йолаларыбыз, гореф-гадәтләр, милли ризыкларыбыз өйрәнелгән, кул эшләре тупланган сезнең ярдәм белән, мәдәният хезмәткәрләре, җирлек башлыклары! Нәрсә генә уйлап чыгармыйсыз! Нәрсә кушсаң да булдырасыз! Сезнең бергәләп эшләү, эш тәҗрибәсе һәм талантыгыз  “Халкым хәзинәсе” бәйгесендә һәр авылда бәйрәм ясады, - дип, үзенең рәхмәтен белдерде Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов “Халкым хәзинәсе” гала-концертында узган атна шимбә кичендә.

Авыл җирлекләре туплаган күргәзмәләрне дә карады Энгель Нәвап улы. Һәр һөнәрче, оста белән аралашты. Алып барган эшчәнлекләре белән кызыксынып фикерләште. Җитәкче  үзе дә Чишмә авылы җыенында хөрмәтле кунак буларак катнашкан иде. Туган авылына ярдәмләшеп яшәүче шәхес буларак, һәр авылга ярдәмләшеп яшәүче якташларга рәхмәт хисләрен дә белдереп, бергәләп “Туган авылыңны онытма!” акциясендә катнашырга чакырды ул аларны.

“Халкым хәзинәсе” бәйгесендә барлыгы 25 авыл җирлеге катнашты. Авыл  көннәре  жирлекнең  үзәк мәдәният йорты һәм ял мәйданчыкларында узды.  Биш  юнәлешне үз эченә алды - авыл музее презентациясе; “Авылым табыны” - аш-су осталары барланды, җирлеккә  хас  үзенчәлекле милли ризыклардан табын корылды, бизәлде, ризыклар тәкъдим ителде, дегустация үткәрелде; авыл тарихы турында кино төшерелде, ул җирлекнең үткәнен, бүгенгесен үз эченә алды; авыл үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясады; авылдан чыккан легендар кешеләр кунак итеп чакырылды, күренекле шәхесләр белән иҗади күпер булдырылды. Алар арасында республикада, Рәсәйдә танылу алган сәнгать әһелләре, спортчылар, җәмәгать эшлеклеләре, матбугат хезмәткәрләре һәм башка  һөнәр ияләре дә бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International