19 май – Татарстан матбугаты көне

2018 елның 19 мае, шимбә

Хөрмәтле журналистлар, мәгълүмат-мөхәррият үзәге хезмәткәрләре, хөрмәтле матбугат ветераннары! Сезне Матбугат бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!

Массакүләм мәгълүмат чараларының районда барган вакыйгаларны яктыртудагы, халыкның яшәешен чагылдырудагы роле зур.

Журналистиканың хәзерге вакытта социаль юнәлешле булуы аеруча әһәмияткә ия. Массакүләм мәгълүмат чараларыннан без бүгенге вакыйгаларның тирән һәм урынлы яктыртылуын гына түгел, киң мәдәни-агарту максатының үтәлешен дә көтәбез.

Сүз – үткен корал һәм аннан бик оста файдаланырга кирәк. Сүз белән халык күңелен дәвалаучыларга, рухи азык өләшүчеләргә актанышлылар рәхмәтле.

Киләчәктә дә уй-фикерләрегез изге, максатыгызга ирешүдә ныклык, иҗади уңышлар юлдаш булсын.

 Матбугат бәйрәме котлы булсын. Сезгә саулык-сәламәтлек, озын гомер, гаиләләрегезгә иминлек, җан тынычлыгы, аяз-тыныч күк йөзе, матур киләчәк телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International