Татарстан мәгарифенең үрнәк алымнары Актанышта

2018 елның 19 мае, шимбә

-Яңа, алдынгы технологияләр тормышыбызны да, яшәү рәвешебезне дә үзгәртә. Заман тизлегенә ияреп бару өчен үз һөнәренең осталары да даими укый, эзләнә, эшчәнлеккә яңалыклар кертә. Сезнең өчен бүген һөнәр сайлау, алыначак белгечлекнең сәләтеңә кулай булуы, уңыш һәм табыш китерүе дә мөһим. Әти-әниләрегез белән дә киңәшләшә торгансыздыр. Ата-ана баласына бер вакытта да начарлык теләми. Фикер каршылыгы туарга мөмкин. Алар тәкъдим иткән һөнәргә берничә елдан хезмәт базарында сорау бетә икән, эшсез калырга мөмкинсез. Топ-50 исемлегенә кергән һөнәрләрне сайларга тырышыгыз. Киләчәктә хезмәт базарында сорау техник юнәлешләргә булачак, чөнки икътисадны шул өлкә формалаштыра. Моның  өчен балалар бакчасыннан ук шөгыль дәресләре, аерым түгәрәкләр оештырыла.  Үзегезгә ошаган һөнәрнең кирәклеген, уңай якларын әти-әниегезгә дәлилләп аңлата да белегез. Республикада, районда максатчан программалар эшләп килә, алдан ук юнәлешле шөгыльләнеп әзерләнегез. Конкуренция заманы, сезгә көндәшлеккә сәләтле булып, иң яңа технологияләрне белеп эшләрлек итеп һөнәр үзләштерергә кирәк. Республика уку йортларында белгечләр әзерләү ике төп кластерга бүленгән. Аның берсе сәнәгать юнәлеше буенча булса, икенче кластер авыл хуҗалыгына белгечләр әзерләүдә махсуслашкан. Унынчы сыйныфта укуны дәвам итсәгез дә була. Актанышта белем бирүдә иң яңа технологияләр кулланылучы бердәм белем бирү системасы, тәҗрибәле укытучылар эшли. Урта белем алып, Татарстан югары уку йортларында гына түгел, Мәскәү, Санкт-Петербург югары уку йортларында белем ала актанышлылар. Быел тугызынчы сыйныфны районда 329 бала тәмамлый. Сезнең белән очрашып, үзегезгә кирәкле һөнәр сайлау өчен  республикада, районда тудырылган мөмкинлекләр, юнәлешләр белән таныштырабыз. Республикада 25 ресурс үзәге эшли, бездәгесе Актаныш технология техникумы 30дан артык белгечлек әзерли. Бер үк вакытта биредә икенче һөнәр үзләштерү мөмкинлеге дә тудырылган. Моннан тыш, сәнәгать кластерына кергән белгечлекләр буенча да башлангыч белем бирү оештырылган. Монда башлангыч һөнәри белем алып, соңыннан үзегезнең осталыгыгызны арттыруда укуыгызны дәвам итә аласыз. Югары белем алганда да Рәсәйдә һәм чит илдә эшләү өчен дипломнар бирүче уку йортларын сайларга тырышыгыз, - дип юнәлеш бирде район башкарма комитет җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов 18 май көнне район мәдәният йортында тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар белән очрашуда.

Рәсәйдә белем бирүгә  Татарстан мәгарифе дөнья югарылыгындагы үрнәк тәҗрибәне кертә. Рәсәй Президенты Владимир Путин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бердәм командасы составында чит илләрдәге идарә итү һәм белем бирү системасын өйрәнеп, республика мәгарифе үсешенең стратегиясен булдырган һәм аны эш барышында кулланучы  җитәкче Энгель Фәттаховның киңәшләре укучы балалар өчен генә түгел, очрашуда катнашкан мәктәп директорлары, укытучылар өчен дә уйланырлык саллы. Җитәкче кеше бүген яшь кадрлар әзерләү белән шөгыльләнми һәм хезмәткәрләрнең белемнәрен даими күтәрми икән, ул җитәкләгән оешма-предприятие дә, хуҗалык та, шәхси эшчәнлек тә көндәшлеккә сәләтле түгел. Заман үсешенең, дөнья базарының, икътисадның кануннары катгый.

Республика бишенче елын эшче һөнәре үзләштерүчеләр чемпионатында worid Skillsта катнаша. JuniorSkills хәрәкәте дә үсеш алды.

-2019 елда август аенда Казанда узачак Worid Skills чемпионатында җиңәсез икән, алдагы тормышыгыз, һөнәри уңышыгыз билгеләнгән дигән сүз. Һәр өлкәдә барган һөнәри бәйгеләрдә катнашыгыз. Алар сезгә укуны тәмамлаганчы ук хезмәт урыны табуда, үз һөнәрегезнең остасы булуда һәм, әлбәттә, үз-үзеңә ышанган көчле ихтыярлы шәхес булуда ярдәм итәчәк, - диде Энгель Нәвап улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International