Талантлар балкышы – Актаныш сәнгать мәктәбе яңа йолдызлар ачты

2018 елның 18 мае, җомга

Актанышның район сәнгать мәктәбе 600 дән артык баланы сәхнәгә чыгарып биетте дә, җырлатты да, гармунда да, курайда да уйнатты, инструменталь ансамбль булып бергәләп тә чыгыш ясады алар.

-Актанышның сәләтле балалары остазларын, талантлы әти-әниләрен дә уздырды бүген, - дип, балаларга, алар белән шөгыльләнүче укытучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов бүген – 18 май кичендә район мәдәният йортында. – Балалар концертын һәрвакыт теләп һәм яратып карыйм. Балаларның сәләтләрен үстерү юнәлешендә фикерләр тууга да этәрә иҗат концерты. Авылларда сәнгать мәктәбе филиаллары арта, район үзәгендә – Актанышта балаларыбыз остаханә залларына да сыймый хәтта. Сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балаларга өстәмә заллар булдыру зарури. Шул ук вакытта музыкаль инстументларны яңарту, тулыландыру кирәк. Бар мөмкинлекләрне һәм шартларны тудырып, этәргеч биреп, сәләтле балаларыбызны Казан сәхнәсенә дә чыгару бурычы куябыз.

Иҗат концертында быел сәнгать мәктәбенең тарихы белән таныштыручы кинофильм да күрсәтелде. Балаларны сөендерүче иң истәлекле мизгелләр, мөгаен, Энгель Нәвап улының ел дәвамында район, республика, Рәсәй күләмендәге бәйгеләрдә җиңү яулаган укучыларга Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшуы булгандыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International