Яңа Әлем мәктәбендә 17 май көнне әти-әниләр, балалар, мөгаллимнәр катнашында “Алдынгыларны хөрмәтләү тантанасы” үткәрелде. Яңа Әлем мәдәният йортында узган бәйрәм чарасында укучыларның кул эшләре, укытучыларның методик эшкәртмәләре урын алган күргәзмә оештырылды. Кунакларны чәй табыны каршы алды.
Хөрмәтләү тантанасында Даниал Дәниф улы ата-аналарны ел дәвамында башкарылган эшләр белән таныштырды. Сәнгать сөюче укучыларның җыр-биюләрен, нәфис сүз сөйләүләрен, гармунда уйнауларын ата-аналар горурланып карап утырды. Хәтта курчаклар да инглиз телендә сөйләште бу көндә.
ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рәсимә Сәетова юлдагы куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатты. “Имин көпчәк” бәйгесендә районда II урын алуга ирешкән укучылар командасын әзерләгән укытучыларга бүләкләр тапшырды.
Мәктәп директоры Гарипов Даниал уку елы дәвамында уңышка ирешкән укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Фән олимпиадалары, спорт һәм сәнгать юнәлеше буенча алдынгы укучылар Рәхмәт хатларына һәм акчалата бүләккә лаек булды.
Ел нәтиҗәләре буенча сыйныфлар арасында IV сыйныф җиңү яулады. “Ел укучысы-2018” исеменә IX сыйныф укучысы Исламхуҗин Риназ лаек булды.
Тантаналы чараны оештыруда “Башак” җәмгыяте директоры Хуҗин Хәлил Мансур улы матди ярдәм күрсәтте.