-Урман булган җирдә су бар, су булган җирдә урман бар. Без –урманчыларның эше киңкырлы. Судагы, урмандагы җәнлекләрнең имин тормышы өчен дә, кызыл китапка кергән җәнлекләрнең сакланышы өчен дә уңай шартлар тудырабыз. Агачларны да киселә торган участокларны алдан билгеләп кенә кисәбез. Урманнарның сакланышы өчен ел да агач үсентеләре утыртабыз. Бүгенге көндә урманнарда агач утырту, район үзәген яшелләндерү эшләре бара, - дип таныштырды райондагы эш барышы белән Минзәлә урманчылыгының Актаныш участок урманчылыгы урманчысы Әгъзәп Әхмәтгалиев. - Үзебезнең эшчеләргә, урманга битараф булмаган кешеләргә рәхмәт. Аерым кешеләр, шәхси хуҗалыклар, пенсионерлар, мәктәп укучылары белән бик матур итеп эшне оештырабыз.
Киселгән участокларда көн дә чыршы, нарат, карагай утыртыла. 26 апрельдән башланган эш бүген дә дәвам итә. Яңа Әлем, Актаныш кадет-интернат, Иске Кормаш, Богады мәктәбе укучылары үз урман участокларында агач утыртуда катнаштылар. Яңартыласы 36 гектар мәйданның 20 гектарында 100 000 үсенте утыртылган инде!