25 апрель Кәзкәй авылы китапханәсендә башлангыч класс укучылары белән "Бәйрәм бүген" исемле шигърият көне үткәрелде. Балалар үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләделәр, "Шигъри буталмышта" Тукайның төрле шигырьләреннән шигъри юлларын дөресләп язып куйдылар, әкиятләреннән мултьфильмнар карадылар. Кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды. Зурлар белән "Без Тукайны укыйбыз" акциясе быел да дәвам итте. Урамда, төрле учреҗдениеләрдә, кешеләрнең өйләрендә булып Тукай шигырьләрен сөйләттек. Максаты Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтү һәм шигырьләрен искә төшерү.