Татарстанда 15 апрельдән урман янгыннарына каршы көрәш сезоны ачылды

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

Татарстанда 15 апрельдән урман янгыннарына каршы көрәш сезоны ачылды. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әйтте.

"Без урман янгыннары чорына тулысынча әзер. Урман янгыннарын сүндерү буенча махсус план нигезендә, 2018 елда урман янгыннарын сүндерүгә 343 кеше, 310 берәмлек техника җәлеп ителәчәк. Шулай ук "Урманчылык" дәүләт казна учреждениеләрендә 203 ирекле янгын дружиналары оешты. Шулай да республикада урман янгыннарын китереп чыгармау өчен тулы эш комплексы алып барыла", - диде министр.

Кузюров сүзләренчә, республикада 23 янгын сүндерү-химик станциясе бар. Шуның 18е беренче, 5се икенче типка карый.

"Янгын сүндерү буенча 150 мобиль төркем оешты. Аларның максаты - билгеләнгән маршрут буенча урманны патрульлек итү", - диде Равил Кузюров.

Министр шулай ук урманнарда янгын куркынычсызлыгын бозучыларга штраф күләме турында да әйтте. Ул гражданнарга - 1500-3000, вазифаи затларга - 10-20 , юридик затларга - 50-200 мең сумны тәшкил итә.


Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/17/162170/  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International