Республиканың "Шаян ТВ" балалар телеканалы журналистлары Актаныш муниципаль районының сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында укучылар белән очрашу уздырды. Әлеге очрашуда район Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов та катнашты. Ул киләчәктә Актанышта махсус корпункт оештыру теләген белдерде:
-Сәләтле балалар яшьтән үк телевидение тормышында кайнарга тиеш. Бу киләчәктә оста тележурналистларны булдырырга ярдәм итәчәк", - диде ул.