9-13 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә узган “Созвездие - Йолдызлык - 2018” эстрада яшьләр фестиваль - конкурсының финал турында Актаныш муниципаль районыннан барлыгы 183 бала катнашты.
Бию сәнгате буенча:
сәнгать мәктәбенең “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле базасында урнашкан “Ак инеш” бию төркеме (җитәкчесе - Лилия Фәтхуллина); сәнгать мәктәбенең “Бикматур” бию төркеме (җитәкчеләре – Айзирәк Локманова һәм Алия Димөхәмәтова), балалар иҗат үзәгенең “Образ” бию төркеме (җитәкчеләре – Роман Миндияров һәм Ниссо Романова);
җыр сәнгате буенча:
сәнгать мәктәбенең “Тамчы” вокаль ансамбле (җитәкчесе – Лилия Мостафина);
2 нче урта мәктәбенең “Лачыннар” вокаль ансамбле (җитәкчесе – Рәфидә Нуриахмәтова);
сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиянең “Ак нур” вокаль ансамбле (җитәкчесе – Әлфинә Фәйзуллина; сәнгать мәктәбенең “Умырзая” вокаль - ансамбле (җитәкчесе – Рәзидә Хаҗиева);
Актанышның 1 нче санлы урта мәктәбенең “Тургай” вокал - ансамбле (җитәкчесе – Рәйлә Мисбахова);
ялгыз җырчылардан:
Рузилә Сабирова, Айваз Галимов, Лилия Зиннурова, Илмир Заһертдинов (укытучылары – Лилия Мостафина);
Сөмбел Харисова, Чулпан Басыйрова (укытучысы – Джон Мусин);
Адилә Хөсәенова, Гүзәл Салихова (укытучысы – Сирина Исламова);
Аяз Ялалов (укытучысы – Лилия Ялалова);
конферанс номинациясендә:
Аяз Ялалов, Рафаэль Шәйдуллин, Равил Шәехов, Илназ Яхин (җитәкчеләре – Лилия Ялалова), Адилә Шәмсиева (укытучысы – Ильвира Мөхәммәтҗанова);
УНИКС та гала-концертта катнашучылар:
Актанышның 2 нче урта мәктәбенең “Лачыннар” вокаль ансамбле (җитәкчесе – Рәфидә Нуриәхмәтова) - 2 нче урын;
Сөмбел Харисова (укытучысы – Джон Мусин) - 3 нче урын;
Айваз Галимов (укытучысы – Лилия Мостафина) - 3 нче урын.
Казанның “Пирамида” күңел ачу үзәгендә узачак гала - концертта катнашучылар:
сәнгать мәктәбенең “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле базасында урнашкан “Ак инеш” бию төркеме (җитәкчесе – Лилия Фәтхуллина);
Аяз Ялалов, Рафаэль Шәйдуллин (җитәкчеләре – Лилия Ялалова).