Әтәстә Авыл бәйрәме узды

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

14 апрель  көнне  Әтәс  авылы  җирлегендә Авыл бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә  авылның күренекле шәхесләре, җирлеккә кергән алты авыл  халкы да чакырылган иде.  Бәйрәм аларның чыгышлары, җыр - моңнар, уеннар белән үрелеп барды. Фойеда китап, фото, аш-су, кул эшләре күргәзмәләре оештырылды. "Китапханә - "Актаныш таңнары"нда, "Җирлек сулышы" дигән исемдә альбом белән дә танышу мөмкин иде. Кунаклар, авылдашлар кайнар коймак, чәй сыйланды. Соңыннан зур  концерт куелды. Бәйрәмне Әтәс авылы китапханәчесе Мәүҗидә Гарипова алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International