Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре хәбәр иткәнчә, кичә “Алга” хуҗалыгы беренчеләрдән булып басуларда күпъеллык үлән һәм уҗым культураларын тукландыру эшләренә кереште. Шулай ук “Нигез” хуҗалыгы, “Әнәк” агрофирмасы кырларында да бу юнәлештә хәрәкәт оешкан төстә башланып китте.