Татарстанның беренче Президенты кубогы Кукмара батырларына тапшырылды

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

13-14 апрель көннәрендә Актанышның универсаль спорт комплексында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев кубогына 2002-2004 елгы яшүсмерләр арасында татар-башкорт милли көрәшенең республика турниры узды.

 Бәйгедә 43 команда, 353 көрәшче катнашты. Татарстан районнары белән берлектә Башкортстанның Илеш районы, Оренбург төбәге батырлары да үз көчләрен сынады.  Нәтиҗәләргә килгәндә, беренчелекне Кукмара көрәшчеләре яулады. Актаныш батырлары – II, Саба командасы исә III урыннарга лаек булды.

Көрәшчеләрне Татарстан Республикасы милли көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин, Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәчесе Энгель Фәттахов котладылар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

Келәм батырлары белән дә таныштырыйк:

Илшат Гыйниятуллин (Кукмара), Илфат Миңнегалиев (Азнакай), Рубин Раджабов (Әлмәт), Гадел Шәйдуллин (Мамадыш), Заһит Шәйхәйдәров (Актаныш), Рафаэль Хәсәншин (Әлмәт), Инсаф Кәримуллин (Кукмара), Вадим Васильев (Тукай), Айнур Галимҗанов (Кукмара), Дәниф Галиуллин (Әгерҗе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International