10 -11 апрель көннәрендә Актанышта "Лев Толстойның әкиятләре инглиз телендә" дип исемләнгән районкүләм театр конкурсы узды. Иске Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле клубы артислары "Авыл һәм шәһәр тычканы" дип исемләнгән мюзикл тәкдим итте һәм тугызъеллык мәктәпләр арасында 1 урынга лаек булды. Җитәкчеләре - Эльвира Мурзина.