Кәзкәй авылы китапханәсеннән язалар

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

Кәзкәй авылы китапханәсендә, Балалар китабы көне уңаеннан, "Китап белән селфи" дип исемләнгән конкурс үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучыларының һәркайсы үзләренең яраткан китаплары белән сэлфи төшеп килгәннәр иде. Шулай ук аларның эчтәлеге белән таныштырдылар, шигырьләрен сөйләделәр. Укучылар, китапханәче апалары белән берлектә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен кечкенә китаплар төпләде, соңыннан бергәләп селфи төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International