Актаныш районының Туган як музеенда "Һөнәрленең кулы алтын" дип исемләнгән кул эшләре күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәдә район ветераннар оешмасы каршында оешкан “Бәйләм” түгәрәге әгъзаларының уникаль эшләре урын ала. Халык традицияләренә яшь буында мәхәббәт уяту, кул эшләренә осталыкны үстерүгә этәргеч булып торучы әлеге чара 18 апрель көнне 13 сәгать 30 минутта башлана.