Беренчелек - Актанышта!

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

7-8 апрель көннәрендә Актанышның универсаль спорт комплексында Татарстанның урта һөнәри белем бирү  учреждениеләре студентлары арасында көрәш турниры узды. Биредә Республиканың  18 урта һөнәри белем бирү  уку йортыннан йөздән артык яшь көрәшче кулларында сөлге уйнатты. 15 яшьтән 21 яшькә кадәрге студентларны җәлеп иткән бәйгедә 6 үлчәү авырлыгында җиңүчеләр билгеләнде. Татарстанның 18 егете “Келәм батыры” дигән мактаулы исемгә лаек булды. Шунысы куанычлы, алар арасында берничә ел буе әлеге исемгә ия булучылар бар.

Актанышта  узган быелгы көрәш турниры район тарихына  икеләтә истәлекле булып кереп калачак: Респубкакакүләм турнирның беренче юбилее буларак һәм иң мөһиме, Актаныш технология техникумы командасының  әлеге турнирда хаклы рәвештә беренчелекне яулап, батыр калуы белән. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International