Актанышның яшь талант ияләре "Без бергә" бәйгесендә катнашты

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

Актаныш балалар иҗат Үзәгендә төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнүче балалар, укучылар, педагоглар  Мөслим районында узган “Без бергә” дип исемләнгән фестиваль-бәйгенең зона этабында уңышлы чыгыш ясап кайтты. Инструменталь һәм халык ансамбльләре, ялгыз һәм күмәк бию, җыр, нәфис сүз номинацияләрендә үз осталыкларын сынады алар. Бәйгедә шулай ук Сарман, Азнакай, Мөслим,Минзәлә районнарыннан да балалар катнашты. Халык иҗатына багышланган күргәзмәдә фестиваль-бәйгенең  район этабында җиңү яулаган укучыларның, педагогларның, иҗади гаиләләрнең эшләре урын алды. Җиңү яулаган эшләр һәм чыгышлар белән бәйгенең республика этабында катнашу мөмкин булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International