Кәзкәй авылы китапханәсендә мәдәният йорты, Тыңламас авылы клубында эшләүче хезмәткәрләр белән "Иҗат ул- күңел халәте" дип исемләнгән чара узды. Очрашу барышында һәркем үткән еллар хатирәләре, истәлекләре белән уртаклашты, фотоальбомнар карады, уйнаган рольләрен искә төшерде.