2 апрель – Халыкара балалар китабы көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Иске Богады авылы китапханәсендә балалар китабы ункөнлеге игълан ителде. Максаты: укучыларны китапханәгә тарту, китапка карата мәхәббәт тәрбияләү, матурлыкны күрә белергә өйрәтү. Беренче көнне үк инде балалар “Зур башваткычлар китабы" белән танышты, викторина сорауларына җавап бирде.