Балалар китапханәсендә күңелле очрашу узды

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

3 апрель көнне Игелек үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары һәм алардан  социаль ярдәм алучы балалар Актаныш үзәк балалар китапханәсендә кунакта булды. Китапханәче апалары яшь дусларын китапханә эшчәнлеге, “Лев Толстой – все самое лучшее детям” дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштырганнан соң,  әлеге бөек рус язучысына багышланган әдәби сәгать уздырды. Очрашу ахырында балалар викторина сорауларына җавап бирде. 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International