4 апрель көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән яңгыр һәм юеш кар вәгъдә итә синоптиклар. Кайбер районнарда томан төшү ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан, секундына 4-9 метр тизлектә, аерым урыннарда җилнең тизлеге секундына 15 метрга җитәргә мөмкин.
Минималь температура төнлә -1..-4 градус, максималь температура көндез +2..+6 градус булачак. Юлларда бозлавык. Игътибарлы булыгыз.