Район җирлекләре яшәешенә анализ ясалды

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Бүген Актаныш авылындагы “Яшьлек” мәдәни үзәгендә авыл җирлекләренең 2018 елның беренче ике ае эшчәнлегенә багышланган 25нче форма киңәшмә үтте. Анда район Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов, авыл җирлекләре башлыклары, гомум гамәли табиблары, фельдшерлар катнашты.

Актаныш муниципаль район Башлыгы урынбасары Илфак Бариев райондагы демографик хәл торышына җентекле анализ ясады, җирлекләрдә күзәтелүче проблемаларга тукталды, эчүчелек, тәртипсез тормыш рәвеше алып баручы гаиләләргә игътибарны тагын да ныграк арттыру кирәклегенә басым ясады.

-Актаныш – саф татар районы ул. Димәк, бездә әдәп-әхлак, тәрбия югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Социаль яктан авыр гаиләләргә дә күз йомарга тиеш түгелбез, ә киресенчә, ярдәм кулы сузу, аларның тормыш-көнкүрешләрен игътибар үзәгенә алу зарур. Әйләнә-тирәдәгеләргә битараф булмыйк, - диде үз чыгышында Энгель Фәттахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International