Район Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов: "Балаларга ныклы белем, дөрес тәрбия бирү – төп бурычыбыз"

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Соңгы берничә айда Актанышыбызның мәгариф өлкәсендә уңай якка үзгәрешләр сизелерлек артты.

Бу хакта район Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттаховның үз фикере:

-Балаларга ныклы белем, дөрес тәрбия бирү – төп бурычыбыз. Чөнки киләчәккә юл нәкъ менә бүгеннән салына. Ә моның өчен мәгариф өлкәсендә ныклы система булдыру мөһим. Шул чакта гына зур уңышларга ирешү, югары үрләр яулау мөмкин. Мөгаллим укучының сәләтен күреп, аның ирешкән уңышларын барлап, вакытында күтәреп ала белергә тиеш, - диде ул бүген Актанышның һөнәри техникумында узган тантана барышында.

Ә һөнәри бәйгеләрдә җиңүчеләрне хөрмәтләү, бүләкләү  тантанасына белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре җитәкчеләре, аларның урынбасарлары, “Ел укытучысы - 2018”, “Ел тәрбиячесе - 2018”, “Ел сыйныф җитәкчесе – 2018”, “Ел педагог-оештыручысы – 2018”, “Ел өстәмә белем бирү педагогы – 2018” ,“Ел педагог-психологы – 2018” Республикакүләм бәйгенең муниципаль этабы җиңүчеләре, лауреатлары чакырылган иде.

Шулай ук башкалабыздан килгән кунак - 2014 елда “Ел укытучысы” бәйгесе тарихында беренче тапкыр "Россиянең ел укытучысы" исеменә лаек булган Татарстан кызы Алла Головенькина да катнашты биредә. Ул район күләмендә узган “Ел укытучысы – 2018” конкурсының “Педагогик дебют” номинациясендә җиңү яулаган укытучыларыбызга Мактау грамоталары тапшырды.

Моңа кадәр Норлат районы мәктәбендә балаларга белем биргән Алла Головенькина бүгенге көндә күптән түгел төзелгән Иннополис шәһәренең “Лицей Иннополис” автоном укыту учреждениесенең директор урынбасары. Бүген исә ул тантанага чакырылган мәгариф хезмәткәрләренә мастер-класс күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International