Актанышның алдынгы мәктәпләре билгеле

2018 елның 1 апреле, якшәмбе

Бөтенроссия, шулай ук республика күләмендә узган олимпиадаларда ирешкән призлы урыннар буенча, муниципаль этап нәтиҗәләреннән чыгып, район мәктәпләре арасында урыннар билгеләнде.

Төп гомуми белем белем бирү мәктәпләре арасында:

1 урын – Богады

2 урын – Теләкәй

3 урын – Байсар.

Урта мәктәпләр арасында:

1 урын – Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия – интернат

2 урын – Актанышның 2нче санлы урта мәктәбе

3 урын – Актанышның 1нче санлы урта мәктәбе.

Җиңүче мәктәпләргә район Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов үзенең Рәхмәт хатын һәм кубок тапшырды. Алдынгы урыннарны яулаган әлеге урта мәктәпләр коллективлары 50, 60 һәм 100 мең сум күләмендә акчалата премиягә лаек булды. Шулай ук төп белем бирү мәктәпләре дә акчалата премия белән бүләкләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International