Шәрип авылы клубыннан язалар

2018 елның 1 апреле, якшәмбе

Бүген, ягъни 1 нче апрель көнне Шәрип авылы клубында Көлке көненә багышланган "Яшик әле елмаеп, көлеп кенә!" дип исемләнгән тамаша узды. Балалар катнашындагы әлеге күңелле кичә төрле кызыклы уеннарга, көлкеле вакыйгаларга бай булды. Балалар үзләре белән кызык язмалар да алып килгәннәр иде. Тамаша дәвамында ял да иттеләр, күңел дә ачтылар алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International