Шагыйрь Илфак Ибраһимовка - 65 яшь

2018 елның 31 марты, шимбә

30 март көнне Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда танылган якташыбыз, күренекле татар шагыйре Мөхәммәт Мирзаның 65 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе оештырылды.

Шагыйрь Мөхәммәт Мирза (Илфак Мирзамөхәммәт улы Ибраһимов) 1952 елның 3 декабрендә (рәсми документларда — 1953 елның 3 гыйнвары) Татарстанның Актаныш районы Чалманарат авылында туа. Сигезьеллык белемне — туган авылында, урта белемне күрше Такталачык авылы мәктәбендә ала. Мәктәптән соң, 1970-1971 елларда, Чалманаратта клуб мөдире булып эшли. Казан дәүләт мәдәният институтының театр сәнгате-режиссура бүлеген тәмамлый,  туган ягына кайтып, Актанышта җирле радиотапшырулар оештыру мөхәррире һәм ВЛКСМның Актаныш район комитеты беренче секретаре булып эшли. 1984-1996 елларда Мөхәммәт Мирза Актаныш районы эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары һәм 1998 елдан 2001 елга кадәр Татарстан Мәдәният министрлыгының Актаныш районы мәдәният бүлеге мөдире вазифаларын башкара. 2001 елдан ул — Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары хезмәтендә. Татарстан язучыларының 2005, 2008 елларда узган XV һәм XVI корылтайларында исә Мөхәммәт Мирза Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе итеп сайлана. Соңыннан исә “Мирас” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнә. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты ул.

Шагыйрь булу өстенә Мөхәммәт Мирза татар әдәбиятын, мәдәниятен һәм сәнгатен актив пропагандалаучы эшлекле шәхес тә. Вакытында  ул Актаныш каләм тибрәтүчеләренең «Агыйдел дулкыннары» исемле әдәби иҗат берләшмәсен яңадан җанландырып җибәргән кеше. 1991-2002 елларда үзе дә бу берләшмәгә җитәкчелек итә. 1996 елда Татарстан китап нәшрияты әлеге берләшмә әгъзалары әсәрләреннән төзелгән «Агыйдел дулкыннары» исемле күләмле җыентык бастырып чыгара.

Бәйрәм кичәсенә шагыйрьнең иҗаты белән кызыксынучы, әсәрләрен яратып укучы якташлары, туганнары, якыннары, “Агыйдел дулкыннары” иҗат берләшмәсе әгъзалары, кайткан кунаклар килгән иде.

Үз шигарьләрен, поэмаларын сәхнәдән чын артистларча зур осталык белән яттан укучы шагыйрьне тамашачы тын да алмый тыңлады.

-Әсәрләрегез фәлсәфи фикер тирәнлеге, тел байлыгы һәм үткенлеге, халыкчан образлылыгы белән аерылып тора. Бик сизгер җанлы, үтә дә нечкә күңелле шагыйрь Сез. Туган якка хөрмәт, туган нигезгә мәхәббәт һәр адәм затын бөек итә. Туган авыл табигатен зурлавыгыз, бу җиһанның үзеннән дә матурлык эзли, матурлык таба белүегез белән дә бәхетле Сез. Тынгысызлык – менә шагыйрьнең төп юлдашы. Талант тынгысыз булырга тиеш, - диде Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов. Ул юбилярга үзенең Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Татарстан Республикасының элекке Президенты Миңтимер Шәймиевнең якташы Мөхәммәт Мирзага юллаган котлау хатын да укып узды ул.

Бәйрәм кичәсе шагыйрьнең тормыш сукмагына багышлап Актаныш телевидениесе  әзерләгән видеосюжетлар, районыбызның “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышлары, котлау-тәбрик сүзләре белән үрелеп барды. Шагыйрьне юбилее белән котларга якташ каләм ияләре – Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Вахит Имамов, Ягъсүф Шәфыйков, Әлфия Ситдикова, Айгөл Әхмәтгалиева, Ләбиб Лерон, Фидаил Мәҗитов та кайткан иделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International