Фән олимпиадаларында районыбыз данын яклаган укучылар хөрмәтләнде

2018 елның 30 марты, җомга

Бүген районыбызның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда фән олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы узды. Тантанада район Башкарма комитет җиткәчесе Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе вице – президенты Дания Заһидуллина районыбыз мәктәпләреннән укучылар, укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре катнашты.

Заман нинди генә таләпләр куйса да, укытучы хезмәтенең төп юнәлеше – вакытында балаларның сәләтен ачыклау һәм аларны үстерү, ныклы белем бирү. Ел саен район, республика күләмендә уздырылучы фән олимпиадалары да укучыларда, бигрәк тә сәләтле балаларда, белемгә омтылыш тәрбияли. Быел республикада барлыгы 22 фәннән олимпиада үткәрелеп, аларда районыбыздан 149 укучы катнашты. Нәтиҗәләр дә сөендерә. Гомуми урыннар саны 62 булса, шулардан7 укучы җиңүче исеменә лаек булды, 55 бала призлы урын яулады. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары – 37, Актанышның 2нче санлы урта мәктәбе – 13, Актанышның 1нче санлы урта мәктәбе 12 призлы урыннарга лаек булдылар.

-Дөрес, районыбыз мәктәпләренең ирешкән уңышлары шактый югары, әмма башкарасы эшләребез дә бихисап. Россия, Халыкара олимпиадаларда да катнашып, алдынгы урыннарны яуларга омтылу - төп максатларыбызның берсе. Баланың киләчәгенә юл мәктәп партасы артында ук салына. Укытучы аларда белемгә омтылыш тәрбияләргә тиеш, - дип укучыларга да, укытучыларга да зур бурыч куйды район Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов.

Ә Актанышта уку алдынгыларына хөрмәт һәрвакыт югары дәрәҗәдә. Быелгы фән олимпиадалары җиңүчеләре, призлы урын яулаучылар, аларны әзерләгән укытучылар шактый зур күләмдә акчалата бүләкләргә ия булды. Россия күләмендә үткәрелә торган олимпиадаларның төбәк этабында җиңүчеләргә - 15 мең (укытучыларына – 30 мең), призлы урынга ия булучыларга 10 мең (укытучыларына – 20 мең) сум күләмендә акчалата премияләр тапшырылды. Республика олимпиадаларының йомгаклау этабында җиңү яулаган һәм призлы урын алган укучыларга исә 7 мең һәм 5 мең (укытучылары – унбиш һәм ун мең) күләмендә акчалата бүләк тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International