Иртәгә, ягъни 30 март көнне Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда якташыбыз, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, шагыйрь Илфак Ибрахимовның (Мөхәммәт Мирза) иҗат кичәсе узачак.
Әлеге әдәби-музыкаль кичәдә татар язучылары, фән эшлеклеләре, сәнгатькәрләр, мәдәният хезмәткәрләре “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашачак.
Башлана 19.00 сәгатьтә. Керү ирекле.
Рәхим итегез, хөрмәтле райондашлар!