Район үзәгенең Тынычлык урамында тупыл агачларын кисү эшләре бара

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә Актаныш авылының Тынычлык урамы буйлап үсеп утыручы тупыл агачларын кисеп, территорияне чистарту эшләре башланды. Моның белән "Полигон ТБО" муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре шөгыльләнә.

-Әлеге агачлар һаваны чистартучы саналсалар да, төрле күңелсез хәлләргә дә китерергә мөмкиннәр. Әйтик, озак вакытлы коры, эссе һава торышы булганда тупыл мамыгы янгын чыгуга сәбәпче булырга мөмкин. Аз гына очкын булганда да, мамык дары шикелле кабынып китә һәм зур тизлек белән яна башлый. Алдагы елларда нәкъ менә тупыл мамыгы аркасында шул тирәдәге коймаларга ут кабу очраклары булды. Бу агачларны кисүне сорап, халык үзе күп тапкырлар мөрәҗәгать итте. Киселгән агачларны Игелек үзәгеннән алынган исемлек буенча мохтаҗларга илтеп тапшырабыз, - дип эш барышы белән таныштырды Актаныш авылы җирлеге Башлыгы Альберт Тимеров. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International