Күҗәкә авыл китапхәнәсендә күренекле татар шагыйре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәҗип Мадьяровның тууына 90 ел тулу уңаеннан “Шигърият көче” дип исемләнгән шигырь бәйгесе уздырылды. Бәйгедә мәктәп укучылары катнашты. Китапханәче апалары аларны шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды.