"Халкым моңы" фестиваль - конкурсы яшь җырчыларны барлады

2018 елның 27 марты, сишәмбе

26 март көнне Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда “Халкым моңы” дип исемләнгән ачык фестиваль – конкурс яшь җырчыларны үзенә туплады. Әлеге бәйге 2 номинациядә узды. Аның беренчесе легендар җырчыбыз Әлфия Авзаловага багышланып, катнашучылар аның репертуарындагы җырларны башкарырга тиеш иде. Икенче номинациядә исә яшь талантлар татар халык җырларын барлады. Фестивальдә 10-12, 13-15, 16-18 яшьлек егет-кызлар үз сәләтләрен күрсәтте. Шулай ук бу көнне актанышлылар белән бергә Тукай, Мөслим районнары сәнгать мәктәпләрендә белем алучы балалар да катнашты.

 

Ләйсән Тимерова фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International