Язгы каникуллар башлана

2018 елның 24 марты, шимбә

26 марттан  Татарстан мәктәпләрендә язгы каникуллар башлана, алар 3 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

-Бу чорда барлык мәктәпләр дә эшләячәк, - дип хәбәр итте Актаныш муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Вахитов. - Укучылар өчен төрле чаралар уздырылачак, түгәрәкләрдә дә шөгыльләнергә мөмкин була, ә чыгарылыш сыйныфларда белем алучылар дәүләт имтиханнарына әзерләнәчәк, аларны консультацияләр, өстәмә дәресләр көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International