Театр айлыгы нәтиҗәләре билгеле

2018 елның 23 марты, җомга

Гыйнвар-февраль айларында авыллардагы мәдәни учакларда драма коллективларының смотры узды. Әлеге вакыт эчендә татар, башкорт драматургларының  50 әсәре сәхнәгә куелды. Спектакльләрдә барлыгы 350 үзешчән артист катнашты.

Аеручауңышлычыгыш ясаган Яңа Әлем, Күҗәкә, Иске Байсар, Теләкәй, Аккүз, Татар Суыксуы драма коллективлары, Иске Кормаш, Киров, Богады, Зөбәер, Иске Сәфәр һәм Пучы халык театрлары театр атналыгында район мәдәният сараенда үз осталыкларын күрсәтте.

Смотрның җиңүчеләре дә билгеле.

Үзешчән драма коллективлары арасында:

 1 урын – Күҗәкә;

2 урын – Яңа Әлем һәм Иске Байсар;

3 урын – Теләкәй, Татар Суыксуы һәм Аккүз авыллары драма коллективлары.

Халык театры исемен йөртүче театр коллективлары арасында:

1 урын – Иске Кормаш;

2 урын – Киров;

3 урын – Зөбәер, Иске Богады һәм Пучы авыллары халык театры коллективлары.

Гран-прига исә Иске Сәфәр халык театры коллективы лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International