Бүген Яңа Әлем авылы китапханәсе янә кунаклар кабул итте. Биредә мәктәпнең 1нче сыйныф укучылары өчен “Без - китапның дуслары” дип исемләнгән чара оештырылды. Балалар әкиятләрдән өзекләр укыды, авторларының тормыш юлы белән танышты. Китапханәче апалары аларга китапларга сак карарга, битләрен ертмаска, пычратмаска кирәклеге хакында аңлатты. "Каникулга күчтәнәч" дип исемләнгән күргәзмә дә укучыларда зур кызыксыну уятты.