21 март көнне район мәдәният йортында театр атналыгына йомгак ясалды. Кәзкәй мәдәният йорты, җирлекләрдәге мәдәният йортлары драма коллективлары смотрында уңышлы чыгыш ясаганы өчен, диплом белән бүләкләнде. Илнар һәм Денис Магдановлар "Үз рольләрен иң оста башкаручылар" исеменә лаек булды.