Район үзәк китапханәсендә җылы очрашу узды

2018 елның 20 марты, сишәмбе

20 март көнне Актаныш үзәк балалар китапханәсендә “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсе әгъзалары, җирлегебез шагыйрәләре Лилия Гыйлем һәм Рәсимә Зарипова белән  очрашу узды. “Шигърият  тылсым кебек” дип исемләнгән әлеге чара бөтендөнья шигърият көненә багышланган иде. Очрашу кичәсенә Актанышның 2 санлы урта мәктәбенең 3 “Г” сыйныф укучылары да чакырылды. Алар шагыйрәләрнең тормыш һәм иҗат юлы белән танышты. Кунаклар исә үзләренең уй – хыяллары белән уртаклашты. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International