Эшлекле киңәшмәдә

2018 елның 20 марты, сишәмбе

Бүген Актаныш муниципаль районы Башкарма Комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов җитәкчелегендә чираттагы эшлекле киңәшмә узды. Биредә оешма-учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Киңәшмә барышында Россия Эчке эшләр Министрлыгының Актаныш районы буенча бүлекчәсенең штаб җитәкчесе Ленар Заһертдинов, 103нче санлы янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов, Яр Чаллы шәһәре буенча дәүләт баш санитар табибының Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизоваларның чыгышлары тыңланды.

Район Башлыгы урынбасары Илфак Бариев 18 мартта узган РФ Президенты сайлау нәтиҗәләре белән таныштырды. Шулай ук халыктан үзара салым акчасын, озакка сузмыйча, шушы көннәрдә җыеп тапшыру зарурлыгын да искәртте ул.

Киңәшмә ахырында районның мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Лиана Сираева муниципаль мөлкәтне инвентарьлаштыру хакында чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International