Бүген “Агыйдел ” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл җирлекләре Башлыклары, район хуҗалыклары икътисадчылары, ферма җитәкчеләре, зоотехниклар, ясалма орлыкландыру технологлары һәм ветеринария хезмәткәрләре катнашында терлекчелек мәсьәләләренә багышланган 24 форма киңәшмә узды. Анда алдагы ай эш нәтиҗәләренә анализ ясалды, барлык хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләр хезмәтләренә бәя алды. Киңәшмәне Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов алып барды.
Терлекчелек тармагы хезмәт нәтиҗәләре хакында район авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов чыгыш ясады. Терлекләрнең баш саннарына кагылышлы мәгълүматны да җиткерде ул. Агымдагы елның ике аена район хуҗалыкларында барлыгы 34207 баш мөгезле эре терлек исәпләнә.
-Терлек баш санын киметкән хуҗалыкларда киләчәккә өмет була алмый, бары тик арттырган очракта гына уңышка ирешеп була”, - дип билгеләп үтте Энгель Фәттахов.
Авыл хуҗалыгы продукцияләрен җитештерүдә шәхси хуҗалыкларның да өлеше шактый. Бу юнәлештәге эшчәнлеккә кагылышлы саннар белән район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев таныштырды. Шәхси сектордан сөт җыю мәсьәләсенә дә тукталды ул. Узган айда район җитәкчелеге тарафыннан шәхси хуҗалыклардан җыелган сөтнең өчен халык белән 16 сумнан исәп-хисап ясарга дигән күрсәтмә бирелсә дә, кызганыч, кайбер җирлекләрдә бу үтәлми.
-Бу проблема хәл ителергә, сөт тапшыручыларга акча тиешле күләмдә түләнергә тиеш. Бу мәсьәләгә салкын карарга ярамый, - дип искәртте Илфак Бариев. Март аенда исә җыелган сөт өчен түләүне 1 литрга 5 сумнан да киметмәскә дигән таләп куелды.
Киңәшмә барышында шулай ук районның баш табибы Илгиз Ялалов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш хисапчысы Дилүс Мөхәммәтдинов, ТР терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт идарәсенең Актаныш районындагы хезмәте җитәкчесе Айрат Мөхәммәтдинов, ветеринария берләшмәсе лаборанты Ләйсән Харисова үз өлкәләренә кагылышлы мәсьәләләргә, хәл ителәсе проблемаларга тукталдылар, шулай ук ветеринар һәм ферма җитәкчеләре эшчәнлегенә дә анализ ясалды.
Иң ахырдан үз эшләренең алдынгысы булган хуҗалык хезмәткәрләре бүләкләнде. Барлык күрсәткечләре дә югары булган “Әнәк” агрофирмасына символик бүләк – Ат сыны тапшырылды.