Кичә Актанышның тантаналар залында район Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов Татарстан беренчелегенә узган хокей ярышында җиңү яулаган кызларыбыз һәм аларның әти-әниләре белән очрашты.
Алдан хәбәр иткәнебезчә, 10-11 март көннәрендә Казан шәһәренең “Форвард” спорт комплексында 2004-2006 елгы кызлар командалары арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә финал уеннары узган иде. Әлеге ярышларда Актаныш муниципаль районының “Лачын” командасы да катнашты һәм мактаулы 1 урынга лаек булды (тренерлары – Юрий Ерошенко).
-Бу – безнең зур җиңү. Шәһәр командалары арасында алдынгы урын яулап, Актанышыбызны югары баскычка күтәрүегез күңелдә горурлык хисләре тудыра. Шунысы сөенечеле – районыбыз халкы сәламәт яшәү рәвешенә йөз белән борылды. Күпчелеге район күләмендә үткәрелүче ярышларда актив катнаша, сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Балаларыбыз кечкенәдә үк спортны яратып үссен өчен барлык мөмкинлекләрне дә тудырырга тырышабыз. Ә алар сынатмый, республика, Россия күләмендә уздырылучы ярышларда да горурланырлык җиңүләре бихисап, - диде Энгель Фәттахов үз чыгышында. Шулай ук “Лачын” командасы кызларына, аларның әти-әниләренә, тренерлары Юрий Ерошенкога рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Тантананың иң күңелле өлеше, мөгаен, бүләкләү мизгелләре булгандыр. Энгель Фәттахов командага үзенең Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк белән бергә Кырымдагы балалар ял һәм сәламәтләндерү лагерена бару өчен сертификат тапшырды.