Бүген Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов район үзәгендә яшәүче өлкән буын вәкилләре, ветераннар һәм инвалидлар оешмаларының җирлекләрдәге бүлекчәләре җитәкчеләре белән очрашты. Биредә шулай ук кунак буларак Татарстан Республикасы мәдәният Министры Айрат Сибагатуллин да катнашты.
"Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә узган әлеге очрашу барышында Энгель Фәттахов өлкәннәрне райондагы эшчәнлек, киләчәккә планнар белән таныштырды, алар тарафыннан яңгыраган сорауларга җавап бирде.